Бер дәва эзлим мин. Бер шифа…

Бер дәва эзлим мин. Бер шифа!
Күңелне сихәтли алырлык.
Бир Ходам, бир миңа күпсенми
Җаныма сыймаслык сабырлык!..

Күпсенмә! Мин аның нибары
Тамчысын үземә алырмын.
Калганын кушучлап әнинең
Яшь тулы күңеленә салырмын.

Ямалыр ярасы. Яңарыр,
Саргайган бәхете агарыр!
… Ул бүген » балам!» дип дәшүче
Кешесе калмаган баладыр…

Ятимлек күзләре яшь кенә.
Тын бушлык тыннарын буадыр.
Үзәге өзелә. Әрнүдән мең пешеп,
Мең кабат дерелдәп туңадыр…

Эзлим дә эзлим мин. Табалмыйм…
Әрнүдән дәвалар буламы?!.
Мин көчсез. Һай, авыр… әнинең
Әнисен сагынып елавы!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт